Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәева 80 яшьлеген бәйрәм итә

 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәевага 80 яшь тулды. Фото: Фәния ХуҗахмәтСалисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында...

 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәевага 80 яшь тулды.


8012 Фото: Фәния Хуҗахмәт


Салисә Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туган. 1958 елда Алабуга китапханә техникумын (1958),  Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1968) тәмамлый.
1962 елдан бирле Сәлисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. 1980 елдан Чиләбе өлкә телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор буларак хезмәт куя.
Сәлисә Гәрәева Чиләбе төбәгендә татар әдәбиятын пропагандалау буенча зур эш алып бара: завод цехларында, культура сарайларында, өлкә районнарында әдәби кичәләр оештыра, телевидение, радио тапшыруларында һәм көндәлек матбугатта мәкаләләре, очерклары белән катнаша.
Ул - 1963 елда Чиләбе шәһәрендә М. Җәлил исемендәге өлкә татар-башкорт әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе, 1977 елдан ул бу берләшмәгә үзе җитәкчелек итә.
1991 елда Сәлисә Гәрәева Казанга кайта. Биредә ул иҗади һәм журналистлык эшчәнлеген дәвам иттерә. "Татарстан хәбәрләре" газетасында, 1995-2003 елларда "Мәдәни җомга" газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
"Уралым" (1979), "Тау сукмагы" (1988), "Офыклар" (1991), "Йолдыз яңгырлары" 92006) китаплары авторы. 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/07/174692/

Комментарийлар