Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел (1931–1999)

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота. Рәшит Гәрәйнең башка шагыйрьләр күреп тә, аңлап та бетерми торган үз дөньясы бар.Рәшит Гәрәй –авыл...

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота. Рәшит Гәрәйнең башка шагыйрьләр күреп тә, аңлап та бетерми торган үз дөньясы бар.
Рәшит Гәрәй –авыл шагыйре. Аның шигырьләрендә авыл күренешләре, авыл кешеләре чагылдырыла. Рәшит Гәрәй – тумышы белән ук шагыйрь, җыр чыганагы. Табигать аңар меңнәрчә милләттәшләренең күңел кылын ышанып тапшырган,халык рухын тәрбияләү миссиясен йөкләгән. Шагыйрь иҗатында җылы,якты,шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган җырларын халык яратып җырлый.
Рәшит Гәрәйнең һәр шигыре җыр итеп җырларлык. Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров кебек композиторларыбызның көй язганда аның шигырьләренә әледән-әле мөрәҗәгать итүләре һич тә гаҗәп түгел. Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган “Тургайлар”, “Яшьлек йолдызы”, “Кыр казлары киткәндә”, “Җилләр тидермәс идем”, “Күңелләр юанганчы”, “Сез парлашып йөргән болыннарда”, “Кадереңне белеп кенә” дигән җырларын кайсыбыз гына яратып тыңламый икән. Бүгенге көндә дә аның җырларын радио, телевидение аша еш ишетергә була.
 

Сез парлашып йөргән болыннар




Фәрит Хатыйпов көе, Рәшит Гәрәй сүзләре


Болыннарда күпме гөлләр тибри,
Сокланмассың шуңа ничек син?
Болыннарга чыгып сызгыр әле,
Болындагы гөлләр ишетсен.


Болын гөлләредәй бер матурны,
Сайлап ал син аннан үзеңә.
Ул елмайган чакта, якты кояш
Көлеп торсын синең йөзеңдә.


Яшьлек бит ул язлар кебек килә,
Матур итеп сөй һәм сөел син.
Сез парлашып йөргән болыннарда
Сезне күреп гөлләр сөенсен.




Кайгырма, диләр дуслар



Кайгылы чакларым була,


Кайгырма, диләр дуслар.


Кайгы хәтта кош канатын


Каера, диләр дуслар.


Мин бит очар кош түгелмен,


Җир – минем яратканым.


Шул җиргә сыенып яшәсәм,


Каерылмас канатларым.


Имәннәрне киссәләр дә,


Тамыры киселмидер.


Кайгы кичермәгән кеше


Шатлык та кичермидер.







Комментарийлар