Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Нәҗибә Сафинаның туган көне!

Чын күңелдән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез!Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туа. Нәҗибә сигезье...

Чын күңелдән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез!


Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туа. Нәҗибә сигезьеллыкны туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын тәмамлаганнан соң, аны, рәсми юллама белән, Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, 1973 елның башында ул Чистай шәһәренә күченә. Берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

Нәҗибә Сафина 1975 елда Башкортстанга әйләнеп кайта. Ул Краснокама районы үзәгендә – Нефтекамск шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә – тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбендә – директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булып эшләп ала. Янә, Татарстанга килеп, Чистай районының Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел укыта.
1979–1983 елларда Н.Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама таңнары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә бу газета редакциясе каршында «Акчарлак» дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шигырь бәйләмнәре 1982 елда Уфада башкорт телендә чыккан «Яшь көчләр» һәм 1984 елда Казанда чыккан «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
Шулай да Башкортстандагы сәяси вазгыять шартларында яшь каләм тибрәтүченең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге район-шәһәр түрәләрендә ризасызлык тудыра, нәтиҗәдә Нәҗибә «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була. 1983–1990 еллар арасында ул Нефтекамск шәһәренең автосамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастер, инженер-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифаларын башкара, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.
1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «Шәһри Казан» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли, 1993–1996 елларда «Сөембикә» журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкли. 1997 елдан ул профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Комментарийлар