Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Ландыш Габдрахманованың туган көне!

Бүген шагыйрь Ландыш Габдрахманованың туган көне! Чын күңелдән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Күңел җегәре һәрдаим иҗатка өндәп торсын, сүнмәсен, бары тик уңышлар...

Бүген шагыйрь Ландыш Габдрахманованың туган көне! 
Чын күңелдән матур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Күңел җегәре һәрдаим иҗатка өндәп торсын, сүнмәсен, бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

 
***
«Син-бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр,
Үкенмәссең таулар илендә…»
Аңламыйлар –
Инде ничәнче көн
Чишмәләрнең жыры телемдә!
«Таң атканда, диләр, уянырсың
Олеандрларның исенә…»
Аңламыйлар –
Инде ничәнче төн
Ромашкалар керә төшемә!
«Мәгърур таулар… Диңгез шаулавының
Төшенерсең, диләр, серенә…»
Аңламыйлар –
Каеннарым тиздән
Алтын-сары төскә төренә.
(Алар күбрәк серле күренә…)
«Син-бик гүзәл! Кал син бездә, – диләр,
Үкенмәссең таулар илендә…»
Аңламыйлар –
Минем бәхеткәем –
Ярым калган газиз җиремдә!
«Сөям!» – дию туган телемдә!
 

Ландыш ГАБДРАХМАНОВА


Фото: авторның шәхси архивыннан 


 
 

Комментарийлар