Логотип «Мәйдан» журналы

Сезон ябылу уңаеннан, Камал театры үзенчәлекле акция игълан итте

112 сезоны ябылу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Камал театрының "Диләфрүз-Remake" (29 июн...

112 сезоны ябылу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
 
Камал театрының "Диләфрүз-Remake" (29 июнь) һәм "Бармы ришвәттән дәва" (5 июль) спектакльләренә билет алып, 6 июльдә сезонны ябачак легендар "Зәңгәр шәл" спектакленә чакыру билетына ия булу мөмкинлеге бар.
Чакыру билетларының саны, сатып алынган билетлар саныннан чыгып билгеләнә: 1 алынган билетка - 1 чакыру, 2 билетка - 2 чакыру, диелгән әлеге хәбәрдә.
Акция билетларны Камал театры кассасыннан алганда гына гамәлдә. Алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр җитәкчелеге үзгәрешләр кертү хокукына ия.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар