Логотип «Мәйдан» журналы

«Сез аңларга тиеш минем хәлне...»

29 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь Нияз Акмалны искә алу кичәсе үтте.

Кичәгә Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстаннан бик күп кунаклар килгән, зал шыгырым тулы иде.

Кичәдә танылган Рафис Корбан, Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов, Газинур Морат, Илсөяр Иксанова һ.б. танылган каләм әһелләре Нияз Акмал турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аңа багышланган шигырьләрен укыдылар. Якташлары, балачак һәм яшьлек дуслары да Нияз Акмал турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Кичә Айдар Тимербаев, Гөлдания Хәйруллина, Нияз Хәмәдишин кебек танылган музыка әһелләре чыгышлары белән үрелеп барды. Әдипнең туганнары – апасы Энҗе, энесе, билгеле журналист Нәсим Акмал, туганнан туган сеңлесе, «Көмеш кыңгырау» газеты баш мөхәррире Айсылу Сәлимованың чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. Кичәне китапханәче Роза Хәмидуллина алып барды.

Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал (Нияз Рәшит улы Акмалов) 1954 елның 14 февралендә Татарстанның Сарман районы Каташ-Каран авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1971 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Акмал Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. 1976 елда университетны тәмамлагач, Н.Акмал берникадәр вакыт Балык Бистәсе район радиосында җирле тапшырулар мөхәррире булып эшли. 1977 елның көзеннән Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Ул әүвәл Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор-методист булып эшли. 1979 елда «Яшь ленинчы» газетасына эшкә күчә.

1986 елда Н.Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга.

1987 елның декабреннән Н.Акмал «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. Бик күп татар язучыларының проза әсәрләре, шул җөмләдән Әмирхан Еникинең атаклы «Соңгы китабы», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Ачы тәҗрибә авазы» повестьлары укучыларга беренче тапкыр журнал басмасында Н.Акмалның турыдан-туры катнашы белән барып ирешәләр. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы басылып чыга. Җыентык Татарстан Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «Иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала.

Проза һәм шигърият жанрында берьюлы эшләп, журналистикадан аерылмаган хәлдә, Н.Акмал 1989 елда «Килер бер көн» исемле шигырьләр җыентыгы, 1991 елда «Күгәрчен сөте» исемле проза китабы, 1999 елда «Бохара мачысы» исемле детектив сюжетлы повесть һәм кыйссалар җыен¬тыгы бастырып чыгара.

Нияз Акмал 19911994 елларда «Татарстан хәбәрләре» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, 1995 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли, татар әдәбиятын үстерүгә, татар әдипләренең иҗатын, әдәби мирасны халыкка җиткерү эшенә үзеннән өлеш кертә. «Мәдәни җомга» газетасында ул шулай ук юмор-сатира сәхифәсен алып бара, тәрҗемә өлкәсендә дә тәҗрибәләр ясый.

Н.Акмалның күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ.б.) композиторлар тарафыннан музыка языла. 

Ул 2007 елның 11 августында вафат була, туган авылы Каташ-Каран авылында җирләнә. 

 

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

 

Галерея

Комментарийлар