Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Иванов: WorldSkills катнашучылары туризм өчен яхшы белгечләр була ала

"Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында «туризм» компетенциясендә катнашучылар бизнес, туристик компанияләр, кунакханәләр өчен яхшы хезмәткәрләр була алыр иде. ТР Ту...

"Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалында «туризм» компетенциясендә катнашучылар бизнес, туристик компанияләр, кунакханәләр өчен яхшы хезмәткәрләр була алыр иде. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты Сергей Иванов шул фикердә. Бу хакта ул «Казан Экспо»да чемпионатның эшлекле программасы кысаларында әйтте.
Сергей Иванов: WorldSkills катнашучылары туризм өчен яхшы белгечләр була ала
Биредә «Төбәктә туризм үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары» темасына стратегик сессия уза.
«Кадрлар әзерләү Татарстан өчен өстенлекле мәсьәлә. Безнең өчен яшьләр көч сынаша торган компетенцияләргә таләпләр, стандартлар эшләнүе мөһим. Һәр компетенция буенча эшләнгән стандартлар базар буенча уртача таләпләрдән югарырак. Модульләрдә үзен күрсәтүчеләр бизнес, туристик компанияләр, кунакханәләргә найм өчен идеаль хезмәткәрләр була алыр иде. Без кемне әзерләргә тиешлегебезне анык күрәбез», - диде Иванов.

«Әгәр чыгарылыш студентларын бүгенге чемпионатта катнашучылар компетенциясенең яртысы күләмендә генә булса да әзерләсәк, бөтен ил алга китәр иде. Без якын дәүләтләр белән дә, дөнья туристик үзәкләре белән дә көндәшлек итә алыр идек», - дип саный Сергей Иванов.
Аның фикеренчә, тармак яхшы белгечләр алсын өчен, белем бирү оешмалары да ничек әзерләргә кирәклеген аңларга тиеш.
Сергей Иванов Татарстанның эчке һәм тышкы туризм буенча Россиядә лидерлар сафында булуын билгеләп үтте. Ел саен туристлар агымы уртача 7-8 процентка арта. «Былтыр 3 млн 400 мең турист килгән дип исәпләнә. Быел да үсеш проценты 7 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтәбез», - диде ул.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186801/

Комментарийлар