Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Елан чакканда жгут һәм салкын куярга ярамый

Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлыгы артты. Зыян күрүчегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә һәм мондый очракларда нәрсәләрне катгый рәвештә эшләргә ярамаганлыгы турында журнал...

Татарстанда җылы булу һәм яңгыр яву сәбәпле, еланнар активлыгы артты. Зыян күрүчегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә һәм мондый очракларда нәрсәләрне катгый рәвештә эшләргә ярамаганлыгы турында журналистларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы: Елан чакканда жгут һәм салкын куярга ярамый
«Бернинди очракта да жгут салырга яки суык әйбер куярга, тәннең зыян күргән урынын кисәргә яки яндырырга ярамый. Кара елан агуында аксым шактый күп, аксым болай да кан белән тәэмин итүне боза, лимфостаз китереп чыгара. Кан агу акрыная. Шуның хисабына кул-аяклар өч-дүрт тапкыр зурая. Медицина ярдәме дөрес күрсәтелмәсә, кеше аяк-кулын югалтырга мөмкин», — дип аңлатты ул.

Алия Насыйбуллина урманга, сулыкка яки болынга җыенучыларга үзләре белән аллергиягә каршы антигистаминлы һәм гормональ препаратлар алырга киңәш итте. Әгәр елан чакканнан соң кеше бу ике препаратны кабул итсә һәм күп итеп чиста су эчсә, клиник картина һәм кешенең хәле җиңеләячәк.
«Препаратларны кабул иткәннән соң, агу таралмасын өчен, зыян күргән аяк-кул хәрәкәтен чикләгез. Имгәнүчене ашыгыч рәвештә үзәк район хастаханәсенә яки Казандагы җиденче шәһәр хастаханәсенең токсикология үзәгенә китерергә кирәк», - дип өстәде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч токсикологы.

  • «Татар-информ» элек Чаллы шәһәр паркларының берсендә 12 яшьлек укучы кызны елан чагуын хәбәр иткән иде. Кыз өенә кайтканнан соң хәле начарлана. Әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырталар һәм баланы хастаханәгә салганнар.


Фото: pixabay.com, Наталья Рыбакова

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/06/185811/

Комментарийлар