Логотип «Мәйдан» журналы

Сахара чүлендә икенче ел рәттән кар яуган

Дөньядагы иң зур чүлләрнең берсе Сахарада икенче ел рәттән кар яуган. Бу территория өчен гадәти булмаган явым-төшем Алжирның Айн-Сефра шәһәрендә күзәтелгән. Чүлдәге карны Карим Боучатата исемле фотогр...

Дөньядагы иң зур чүлләрнең берсе Сахарада икенче ел рәттән кар яуган. Бу территория өчен гадәти булмаган явым-төшем Алжирның Айн-Сефра шәһәрендә күзәтелгән.
31e247ae5cb64c6d00e03a5d3b2bcd94-e7b3df8d2521429058af50ff07f8cef7
Чүлдәге карны Карим Боучатата исемле фотограф төшереп алган, ә аның фоторәсемнәре җирле TSA Algerie басмасында дөнья күргән.
Билгеле булганча, Айн-Сефра Сахараның төньягында урнашкан.  Әлеге районда кар 7 гыйнвар көнне иртән ява башлаган. Гомумән алганда, чүлдә 40 см калынлыкта кар яткан. Көндез һава торышы югары күтәрелгән һәм кар эри башлаган, көн ахырына ул тулысынча эреп беткән.
2017 елда да анда кар явып узган иде. Аңа хәтле бу чүлдә кар соңгы тапкыр  1979 елда яуган булган.
Җәен Айн-Сефра районында һава температурасы 37 градус җылы булса, кышын 0 градуска якыная, дип яза http://runews24.ru/ сайты.

Комментарийлар