Логотип «Мәйдан» журналы

Сахалинның «Дуслык» ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Көньяк Сахалин татарларының «Дуслык» ансамбле 15 октябрьдә шәһәрнең "Родина" мәдәният йортында үзенең 10 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты уздырган. Фото: skr.suКоллективны котларга Корсаков, Холмск, Ан...

Көньяк Сахалин татарларының «Дуслык» ансамбле 15 октябрьдә шәһәрнең "Родина" мәдәният йортында үзенең 10 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты уздырган.
5084 Фото: skr.su
Коллективны котларга Корсаков, Холмск, Анива, Долинск, Невельскидан кунаклар килгән. Ансамбль репертуарында яшьләр өчен дә, өлкән буын өчен дә җырлар бар.
Коллектив өлкәдән читкә чыгып, Комсомольск-на-Амуре һәм Хабаровск шәһәрләрендә дә концертлар куйган. Владивостокта ансамбль федераль Сабан туенда чыгыш ясаган.
Күптән түгел бию төркеме дә оештырылган. Алар башкорт һәм татар биюләрен башкара.
Даими рәвештә өлкәнең мәдәни чараларында катнашучы «Дуслык» ансамбле хәзерге вакытта 4 ноябрьдә Хөкүмәт йорты каршындагы мәйданда узачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертына әзерләнә, диелә Skr.su сайтында.

Комментарийлар