Логотип «Мәйдан» журналы

Сатып алган гөл корыса

Сатып алынган гөлләрнең үлүен нәрсә белән аңлатып була?Куянколак - бик матур гөл. Аның озак яшәү сере - үсемлекнең йорт шартларына җайлашуы. Тик, сатып алып, өйгә алып кайткач, ул корырга да мөмкин.Ки...

Сатып алынган гөлләрнең үлүен нәрсә белән аңлатып була?
Куянколак - бик матур гөл. Аның озак яшәү сере - үсемлекнең йорт шартларына җайлашуы. Тик, сатып алып, өйгә алып кайткач, ул корырга да мөмкин.
Кибеттә гөлнең яфракларын капшап, тотып карагыз: ул каты булырга тиеш, үсемлекне астын өскә әйләндереп куйганда, аны тотып тора алырлык дәрәҗәдә булса, тагын да яхшы. Көчсез үсемлекләр исә, гадәттә, бик тиз үлә.
Шулай ук, сатып алган вакытта яфракларны як-якка аерып, туфрактан бераз чыгыбрак торырга тиешле бүлбе-суганчаны тотып, черемәгәнме икәнлеген тикшерегез.
Куянколак - яктылык яратучы үсемлек, әмма аңа кояш нурлары төшеп торырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә әлеге гөлне үстерү өчен көнчыгышка карый торган тәрәзә төбеннән дә яхшырак урын булмаячак. Туфрак һәрвакыт дымлы булсын, әмма үсемлек төбендә су җыелып тормаска тиеш.
Үскәндә һәм чәчәк аткан вакытта туфракны һәр 2 атна саен ашларга кирәк. Һәм чәчәк атканнан соң яфракларның коелуын, үсемлеккә ял итәргә вакыт җитүен онытмагыз.

Фото: botanichka.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Satip-algan-g-l-korisa-568376/

 

Комментарийлар