Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсак "ук"ларын кышка ничек сакларга?

Түбәндәге рецептлар ярдәмендә кышкылыкка менә дигән витаминнар чыганагы әзерләргә була.Сарымсак "ук"ларында никадәр витамин барлыгы турында әйтеп торасы юктыр. Кышын бу ризык сезне бик күп авырулардан...


Түбәндәге рецептлар ярдәмендә кышкылыкка менә дигән витаминнар чыганагы әзерләргә була.




Сарымсак "ук"ларында никадәр витамин барлыгы турында әйтеп торасы юктыр. Кышын бу ризык сезне бик күп авырулардан саклаячак.



Аларны суыткычта салагыз.


Сарымсак "ук"ларын кисеп алып керегез һәм салкын суда чайкатыгыз. Аларны 2 сантиметр зурлыгында турап, полиэтилен капчыкларга салыгыз. Моның өчен вак капчыклар файдалану уңайлы, чөнки сез аңа бер пешерүдә кирәк булганча гына уклар салырга мөмкинсез.



Сарымсак укларын кышка маринадларга да мөмкин.




"Ук"ларга укроп яки петрушка өстәргә мөмкин.




Ингредиентлар:



Сарымсак "ук"лары — 0,5 кг.



Фильтрланган су — 1 стакан.



Тоз – 1 аш кашыгы.



Шикәр — 1 аш кашыгы.



Аш серкәсе (9 %) — 1 аш кашыгы.



Кара борыч.



Лавр яфрагы.




Сарымсак "ук"ларын җыеп, очларын кисәргә кирәк. Аларны 2-3 сантиметр озынлыкта турагыз. Аның өстенә кайнар су салып, утка куегыз һәм кайнап чыккач, берничә минут тотыгыз.




Кечкенә пыяла банкаларны стерильләштерегез. Төбенә хуш исле үләннәр – лавр яфрагы (бер-ике данә) һәм түгәрәк борыч салыгыз. Аларның өстенә кайнаган суда торган сарымсак "ук"ларын салыгыз. Суын салу кирәкми.




Бер стакан суга шикәр һәм тоз салып кайнатырга. Тоз һәм шикәр эреп беткәч, кайнатманы сарымсак "ук"лары салынган банкага салырга, өстенә аш серкәсе коярга. Арытаба банканы капкач белән капларга кирәк. Әмма ныклап капламагыз. Банкаларны җылы сулы кәстрүлгә утыртып, 5-7 минут кайнатырга. Хәзер инде ныклап капларга да була.



Комментарийлар