Логотип «Мәйдан» журналы

Сарманда балалар шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллинаның юбилеен үткәрәләр

Бүген Сарман районында яшәп иҗат итүче әдибәбез, Татарстан Язучылар берлеге әгзасы, балалар шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллинаның 80 яшьлек юбилей бәйрәме.

Юбилей чарасы Сарманда, киноүзәк залында үтә. Юбилярны котларга район җитәкчелеге, каләмдәшләре, дуслары, туганнары җыелган. Чара шагыйрәнең сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп бара. Юбилей кичәсендә Чаллыдан Тукай премиясе лауреаты, күренекле әдибебез Факил Сафин һәм Әлфия Ситдыйкова катнаша.

Галерея

Комментарийлар