Логотип «Мәйдан» журналы

Санкт-Петербургта “Бүгенге заман татар сәнгате“ дигән күргәзмә эшли башлады

 5 сентябрь көнне Санкт-Петербургның Горький исемендәге Мәдәният сараенда Татарстан авторларының эшләреннән торган “Бүгенге заман татар сәнгате“ дигән күргәзмә эшли башлады.Ул Санкт-Петербург шәһ...

 
5 сентябрь көнне Санкт-Петербургның Горький исемендәге Мәдәният сараенда Татарстан авторларының эшләреннән торган “Бүгенге заман татар сәнгате“ дигән күргәзмә эшли башлады.
duzgJ_TIKUs
Ул Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе вәкиллеге һәм “Сөембикә” журналы тарафыннан оештырылып, Татарстан республикасы көненә һәм Даими вәкиллекнең 20 еллыгына багышланган.
Татарстан осталарының эшләре татар сәнгатенең күп агымлы булуы, аларда табигый сәләтнең һәм сәнгати зәвыкъның тулы чагылышы булуы турында сөйли.
Күргәзмәгә куелган эшләрнең материаллары да, эшләнешләре дә төрле. Кайберләре традицион стильдә башкарылган булсалар, икенчеләрендә кыйммәтле металлардан һәм ташлардан катлаулы бизәкләр һәм элементлар тудырганда заманча технологияләр стиле дә кулланылган.
Татарстан осталарының эшләреннән торган экспозиция күргәзмәгә килүчеләрне рәсем сәнгате әсәрләре белән генә түгел, көмештән, күннән, асылташлардан ясалган бизәнү әйберләре, чиккән хатын-кыз баш киемнәре, кулдан эшләнгән курчаклар, бизәлгән савыт-саба белән дә сокландырырга уйлый. Милли стильдәге калфак, сумка, хаситәдән торган хатын-кыз киемнәре, шамаилләр аеруча зур кызыксыну уятыр дип өметләнә оештыручылар. Бу эшләрнең авторлары Россия Федерациясе һәм Татарстан рәссамнар берлеге, Татарстан һәм Россия һөнәрчеләре палатасы әгъзалары.
Күргәзмәгә килүчеләр бу сәнгать әсәрләренә сокланып кына калмыйча, ул тәмамлангач, аларны сатып та ала алалар.
Санкт-Петербургта яшәүче яки кунакка килгән милләттәшләребезне әлеге күргәзмәгә чакыралар. Адресы: Стачкалар тыкрыгы, 4.
Күргәзмә 5-10 сентябрь көннәрендә 12.00 дән 19. 00гә кадәр эшли.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар