Логотип «Мәйдан» журналы

Санкт-Петербург халыкара китап салонында Татарстан китап нәшрияты беренче мәртәбә катнаша

26-29 май көннәрендә Санкт-Петербургта, әлеге шәһәргә нигез салыну көненә туры китереп, халыкара китап салоны – XI күргәзмә-ярминкә эшли. Аны Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Россия китап берлеге оештырга...

26-29 май көннәрендә Санкт-Петербургта, әлеге шәһәргә нигез салыну көненә туры китереп, халыкара китап салоны – XI күргәзмә-ярминкә эшли. Аны Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Россия китап берлеге оештырган, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә үткәрелә.
Oksana_vitsan_01
Китап салоны эшлекле программасының төп вакыйгасы буларак Россиядә китап укучыларны арттыруга, Россия әдәбиятының төбәкләрдә таралышына һәм чит илләргә чыгуына этәргеч бирүгә, ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул ике экспозициядән гыйбарәт: Михайлов манежында һәм манеж каршындагы Кленовая урамында. Ел да мондый чарада 300дән артык нәшрият, китап сату фирмалары, полиграфист, канцелярия һәм сувенир, аудио-видеопродукция җитештерүчеләр, китапханәләр, иҗади берлекләр катнаша.
Санкт-Петербург салонында Татарстан китап нәшриятының беренче мәртәбә катнашуы. Күргәзмәдә нәшриятта дөнья күргән 200ләп исемдәге басма тәкъдим ителү күздә тотылган иде. Санкт-Петербургка халыкара китап салонына катнашуга чакыру килгәч, бераз уйга калдык, чөнки анда катнашу өчен взнос күләме дә, юл чыгымнары зуррак, дип сөйләде әлеге нәшриятның маркетинг бүлеге мөдире Зөлфирә Хәмәдъярова. Шулай да, Питерга барырга булганнар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәсе китапларны сайлар алдыннан, ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән элемтәгә чыкканнар. Ул исә Санкт-Петербург татарларының Мәскәүнекеләрдән аерылып торуы, аерым алганда, Мәскәүдә гомер итүче милләттәшләребезнең татар телендә сөйләшә торган сегментының күбрәк сакланып калуы турында әйткән. Шуңа Санкт-Петербург салонында татар телендәге китапларны гына түгел, аларның рус һәм башка телләргә тәрҗемәләрен үз эченә алган, шулай ук татар тарихы, мәдәнияте, сәнгате һәм башка өлкәләргә багышланган рус телендәге басмаларны да тәкъдим итәләр. Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Әмирхан, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һ.б. татар классик язучылары, шагыйрьләре әсәрләре тупланган китаплар белән беррәттән, хәзерге заман каләм әһелләре басмалары да урын ала. Бүген тарихи әдәбиятка игътибар шактый зур. Болгар, Казан тарихын яратып укыйлар, ди нәшрият вәкиле. Санкт-Петербургка алып барылган тарихи басмалар рәтендә – Равил һәм Раил Фәхретдиновларның “История татарского народа” китабы, аның татар, рус һәм инглиз телләрендәге вариантлары, “Деревянная архитектура старой Казани” китап-фотоальбом һ.б.лар.
Балаларга тәкъдим ителәсе китапларның да күпчелеге берьюлы татар һәм рус телләрендә. Габдулла Тукай әсәрләреннән торган “Сагыныр вакытлар”, шагыйрә Резедә Вәлиеваның “Йолдызстан батыры”, “Нәниләр тел өйрәнә”, А.С.Пушкинның “Әкиятләр” басмалары – шулар рәтендә. Моннан тыш, “Татарские народные сказки”, татар телендәге “Тукай хәзинәләре” дип аталган әкият китаплары сериясен һ.б. китапларга да ихтыяҗ булыр кебек.
Зөлфирә Хәмәдъярова сүзләренчә, бу төр күргәзмәләр, сәфәрләр, эшлекле элемтәләр урнаштыру, укучылар табу мөмкинлеге бирә. Нәшриятта исә елына 115ләп исемдәге яңа китап дөнья күрә. Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә елга 2 мәртәбә үткәрелә торган зур күләмле китап күргәзмәләрендә катнаша. Аның сентябрьдә уздырыла торганында илебез төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә нәшриятлар үзләренең продукциясен тәкъдим итә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар