Логотип «Мәйдан» журналы

Samsung компаниясе үзе җитештергән Galaxy Note смартфоннарын кулланмаска өнди

Көньяк Кореянең Samsung компаниясе кулланучыларны үзе җитештергән Galaxy Note 7 смартфоннарыннан баш тартырга чакыра. Компания җайланмаларның кинәттән яна башлау ихтималы бар, дип хәбәр тараткан. Бу х...

Көньяк Кореянең Samsung компаниясе кулланучыларны үзе җитештергән Galaxy Note 7 смартфоннарыннан баш тартырга чакыра. Компания җайланмаларның кинәттән яна башлау ихтималы бар, дип хәбәр тараткан. Бу хакта ВВС яза.
skoro-sostoitsya-prezentaciya-novogo-smartfona-samsung-galaxy-note-7_1
Компания шулай ук әлеге смартфонны башка сатмаска ниятләвен белдергән.
Кулланучылар телефоннарның януы һәм алар эчендәге батарейкаларның шартлавы турында хәбәр иткәннән соң, Samsung сентябрь аенда 2,5 млн данә смартфоннарны алыштырган.
Әмма алыштырылган кайбер җайланмаларның да яну очраклары теркәлгән. Мәсәлән, Кентуккидан берәүнең смартфоны йокы бүлмәсендә шартлап, яна башлаган. АКШта исә җайланма очкыч салонында төтен чыгара башлау сәбәпле, пассажирларны очкычтан эвакуацияләргә туры килгән.
"Кулланучылар өчен куркынычсызлык безнең төп приоритет булып кала бирә. Тикшерү тәмамланганчы Samsung барлык клиентларыннан смартфоннарны сүндереп торуларын үтенә", - диелә компания тараткан хәбәрдә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар