Логотип «Мәйдан» журналы

Салкын тигәндә...

* Сары мәтрүшкә, үги ана яфрагы һәм кура җиләгеннән әзерләнгән 2 аш кашыгы кушылмага 2 стакан кайнар су салып, 5—10 минут кайнатырга һәм сөзәргә. Салкын тигәндә көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан күләмдә...

* Сары мәтрүшкә, үги ана яфрагы һәм кура җиләгеннән әзерләнгән 2 аш кашыгы кушылмага 2 стакан кайнар су салып, 5—10 минут кайнатырга һәм сөзәргә. Салкын тигәндә көнгә 3—4 тапкыр яртышар стакан күләмдә кайнарлап эчәргә.med_s_limonom_dlya_volos
* Салкын тигәндә ярты лимон согы һәм 100 г бал кушып әзерләнгән кушылманы йоклар алдыннан 1 аш кашыгы эчәргә. Соңыннан кайнаган сөт эчеп кую да файдалы.
* Тамак авыртканда ромашка яки календула төнәтмәсе белән чайкау, лимон телеме суыру отышлы. Кабыклы бәрәңге парында 10—15 минут утыру да бик файдалы.
* 3 аш кашыгы миләш җимешен һәм 2 аш кашыгы миләш чәчәген 1 литр суда пешерергә, 3—4 сәгать төнәткәч, сөзәргә. Тир кудыргыч чара буларак, 2—4 сәгать саен, җылытып, берәр стакан күләмендә эчәргә (эчәр алдыннан 1 стакан төнәтмәгә 1 аш кашыгы бал өстәргә).
* Сулыш юллары ялкынсынганда бал һәм уылган сарымсак боткасын йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашарга киңәш ителә. Артыннан җылы су эчеп җибәрегез.
* Салкын тигәндә 1:1 нисбәте белән керән согы һәм бал кушып, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ачарга.
* Торманы юка-юка телемнәргә кисәргә һәм һәр кисәк өстенә мул итеп шикәр комы сибәргә. Бүленеп чыккан сокны көнгә 1 аш кашыгы эчәргә. Ютәлдән котылырга ярдәм итә.
* Бал кушылган шалкан согы ютәл вакытында файдалы санала.

Комментарийлар