Логотип «Мәйдан» журналы

Саклану министрлыгы сырма-телогрейкалардан баш тарта

Сентябрьдәге «Армия-2016» күргәзмәсендә чит ил фильмнарында һәм компьютер уеннарында Советлар Союзы һәм Россия армиясен символы итеп күрсәтелгән киемнәрне: сырма (телогрейка) һәм сырган чалбарларны са...

Сентябрьдәге «Армия-2016» күргәзмәсендә чит ил фильмнарында һәм компьютер уеннарында Советлар Союзы һәм Россия армиясен символы итеп күрсәтелгән киемнәрне: сырма (телогрейка) һәм сырган чалбарларны сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта “Известия” газетасы яза.
4686080_900 Фото: chemodur.livejournal.com
Аукционда үткән гасырның 1970-1989 елларындагы солдатлары киенгән йөзләгән мең экипировка үрнәге: мамык курткалар, чалбарлар, гранаталар өчен сумкалар, кирза итекләр һәм ботинкалар, пилоткалар сатылачак. Бу милекне сатып Саклану министрлыгы 30 миллион акча эшләргә һәм хәзерге кием үрнәкләрен саклар өчен складларны бушатырга уйлый. Ведомство хәбәр итүенчә, киемнәр яхшы хәлдә.
Бәяләргә килгәндә, 150 сырма 29 мең сумга тәкъдим ителә. Аукционның бер адымы 100 сум дип бәяләнгән. Мамыктан сырган чалбарның 50 меңе 4,5 мең сумга бәяләнә.
 
“Билгеле, армиягә яңа киемнәргә күчәргә кирәк. Әгәр сыйфатлырак тукымалар чыккан икән, нигә аларга күчмәскә? Мамык җылыны да әйбәт тотмый иде. Телогрейкада йөреп караган һәркем беләдер – ул юешләнсә, киптерү мөмкин түгел. Шуңа күрә ул киемнән баш тарту гаҗәп түгел. Әйе, бу киемнәр совет армиясенең образы иде, әмма тачанкада йөреп булмый бит. Хәтта АКМ автоматыннан да баш тарталар”, - ди Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Михаил Черепонов.
Аның фикеренчә, бу киемнәрне мохтаҗ кешеләргә өләшү уңай күренеш булыр иде. Музей директоры фикеренчә, киемнәрдән баш тарткач, кинофильмнардагы телогрейка-сырма кигән солдат образы да юкка чыкмаячак, шушы киемгә бәйле ирония дә бетмәячәк.
 
 
 

Комментарийлар