Логотип «Мәйдан» журналы

Сабантуйлар башланды

14 май көнне Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында татарларның милли бәйрәме оештырылачак.Шыгырдан һәм Урмай авылларында сабантуйны 28 майда уздырырга ниятлиләр. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе бые...


14 май көнне Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында татарларның милли бәйрәме оештырылачак.



4fdecde7ab07b1340001767
Шыгырдан һәм Урмай авылларында сабантуйны 28 майда уздырырга ниятлиләр. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка эшчеләр бистәсендә 4 июньдә узачак.
XVI федераль Сабан туе быел Түбән Новгородта 16 июльдә була. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән.
Гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248 Сабантуй, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабантуй уздыру ниятләнә.
21 май көнне Болгариянең София каласында, 5 июньдә Швециянең Женева шәһәрендә дә Сабантуйлар  узачак.
Искәртеп үтәбез: Казанда быел Сабантуй 28 май көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстан районнары халкы һәм авылларда милли бәйрәмне 4-5 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла.

Комментарийлар