Логотип «Мәйдан» журналы

Сабанчылар республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

22 сентябрь көнне Лениногорски районының “Лениногорская” агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарыннан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бу хакта zamansulyshy.ru сайты хәбәр итә....

22 сентябрь көнне Лениногорски районының “Лениногорская” агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарыннан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бу хакта zamansulyshy.ru сайты хәбәр итә.
IMG_4889 Фото: http://www.zamansulyshy.ru
Алдагы көнне 44 сабанчы катнашында сайлап алу туры үткәрелгән булса, икенче көнне финалда җиңүчеләр билгеләнде.
Ярышлар ябылу тантанасына республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов һәм Илдус Габдрахманов, “Татагролизинг” җәмгыятенең генераль директоры Илдус Җиһаншин, Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм башкалар килгән.
Ярышта катнашучылар арасында җиңүче “Лениногорская” агрофирмасы механизаторы Рамил Гәрәев булды. Икенче урынны - әтнәле, өченче урынны Актаныш механизаторы яулады. Бәйгегә һәр районнан берәр механизатор әзерләнгән, ә Лениногорскига, ярыш уздыру хуҗалары буларак, икене рөхсәт иткәннәр. Икенче механизатор Альберт Мәрданов шифаханәгә юллама белән бүләкләнгән.
IMG_4855
 

Комментарийлар