Логотип «Мәйдан» журналы

Саба районында Ираннан китерелгән җимешләрне эшкәртү цехы ачылды

Саба районы Шекше авылында Риза Роян Ираннан китерелгән җимешләрне эшкәртү цехы ачкан, унбиш эш урыны булдырган. Фото http://saby-rt.ruТовар Ираннан Әстерхангага су юлы белән, аннары Шекшегә фураларда...


Саба районы Шекше авылында Риза Роян Ираннан китерелгән җимешләрне эшкәртү цехы ачкан, унбиш эш урыны булдырган.


0fad0b75f3e0fea870f56d119984ea99_XL Фото http://saby-rt.ru


Товар Ираннан Әстерхангага су юлы белән, аннары Шекшегә фураларда  китерелә. Хәзер, мәсәлән, финикларны аралыйлар. Җимешләр  махсус  иләктә юдырылып,   кәгазь тартмаларга тутырыла һәм сатуга  чыгарыла. Чикләвекләрне исә тозлап,  киптереп пакетларга тутыралар. Киләчәктә компот  цехы  да ясау   планлаштырыла.

Ираннан чикләвекләр (фисташки, арахис)  эшкәртү җиһазы да кайткан. Аларны тозлап  киптереп, пакетларга тутыралар икән.


Авыл җирлеге башлыгы  цех эшчәнлеге белән  кызыксынып тора. “Тагын өстәмә эш  урыннары  булдыру турында хыялланабыз.  Рояннар Шекшедә  компот  цехы  ясауны  да  планлаштыралар”, –  ди Радик Рамазан  улы.

Комментарийлар