Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Хәйруллин: Ана кеше баласына шул ук җенестәге пары белән никах укытуны сорады

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бер ханым баласына шул ук җенестәге пары белән никах укытуны сорап мөрәҗәгать иткән булган.«Бер үк җенесле кешеләр арасында гаилә коручылар Татарс...

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга бер ханым баласына шул ук җенестәге пары белән никах укытуны сорап мөрәҗәгать иткән булган.
«Бер үк җенесле кешеләр арасында гаилә коручылар Татарстанда да бар икән. Берсенең әнисе сорап килде: „Хәзрәт, никахын укытып булмасмы“, — ди. Булмас, дип җавап бирдем. Әйтергә дә оят. Балаларыбызны Европадан кергән шул модадан саклыйк», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Хәзрәт әйтүенчә, гаилә корырга теләмәү яки бер җенестәге кеше белән гаилә кору, никахсыз яшәү — Европадан килгән күренеш. «ЗАГСка гариза бирелгән очракта гына ипотека алырга хокук бирелергә тиеш дип саныйм. Хатын-кыз, гадәттә, һәрчак гаилә яклы», — ди ул.
«Ир-ат кул күтәрә, хыянәт итә, эчә башлый дип хатын-кыз кияүгә чыгарга куркып кала. Кияүгә чыгарга вакыт җитсә, кызга әйбәт егет табылса, аларны өйләндерергә тырышыйк», — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-02-2022/r-st-m-h-yrullin-ana-keshe-balasyna-shul-uk-enest-ge-pary-bel-n-nikah-ukytuny-sorady-5848989

Комментарийлар