Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Япониянең беренче мәчетендә булды

7 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды. Фото: http://tatarstan.ruТөрки-татар мәчете биредә 1935 елда...

7 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кысаларында Кобе шәһәрендәге тарихи мәчеттә булды.
print_4346747_3270700 Фото: http://tatarstan.ru
Төрки-татар мәчете биредә 1935 елда Пакъстан мөселман коммерсантлары (ул чорда мөселман Һиндстаны) һәм Кобе шәһәренең төрки-татар җәмгыяте акчасына төзелгән. Ул Япониядә беренче төзелгән мәчет һәм илдә Исламны башка диннәр белән бер дәрәҗәгә куюны символлаштыра. Мәчетнең соңгы татар имамы Хөсәен Килки булган. Бүген аның хатыны һәм улы белән гаиләсе Кобеда яши. Алар - шәһәрдә төрки-татар эмиграциясенең соңгы вәкилләре.
Бүген мәчет имамы - Бөек Британия гражданы, милләте пакъстанлы. Мәчеткә туристлар йөри.
Мәчеттә Рөстәм Миңнехановка экскурсия оештырдылар, тарихи фотографияләр күрсәттеләр. Аерым алганда, 1995 елда булган җир тетрәвеннән соң, бердәнбер җимерелми калган бина шул мәчет була.
Рөстәм Миңнеханов мәчетне карап чыкты, намаз укыды. Ахырда ТР Президенты Кобе мәчетенә ике басма Коръән бүләк итте.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Комментарийлар