Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы ярдәмендә алган открытка белән уртаклашты.Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул открытканың фотосын урнаштырган.«Дуслар,...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссингы ярдәмендә алган открытка белән уртаклашты.xatlar
Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул открытканың фотосын урнаштырган.
«Дуслар, киләсе атна ахырында хат язарга чакырганнан соң миңа бик матур татарча открытка килде. Анда @tatarhatlar барлык ватандашларыбызны хатларны татарча язарга һәм матур открыткалар белән уртаклашырга чакыра», - дип сөйләде ул почта карточкасын алу тарихы турында.
Миңнеханов шулай ук үз сәхифәсенә язылучыларны флешмобка кушылырга һәм татар телендә язылган хатлар белән алмашырга чакырды.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, әлеге акцияне узган атнада «Хатлар йорты» сервисын ачкан Энҗе Садыйкова тәкъдим иткән иде.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar/


https://tatar-inform.tatar/news/society/02-02-2021/r-st-m-mi-nehanov-hatlar-yorty-servisy-asha-algan-otkrytka-bel-n-urtaklashty-5803399

Комментарийлар