Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Ворлдскиллс хакында: Татарстан дөнья күләмендә гөрләп алачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларында эшләгән хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында Ворлдскиллс бәйгесенең Татарстанны, Казанны дөнья күләмендә таныту мөмкинл...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәгълүмат чараларында эшләгән хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында Ворлдскиллс бәйгесенең Татарстанны, Казанны дөнья күләмендә таныту мөмкинлеге икәнлеген әйтте.
020-2
“Алтмышлап илдән, өлкәләрдән кунаклар чакырабыз. Ул безнең республика, Россия өчен бик зур вакыйга булачак. Россия Президенты ачылышка килергә тиеш. Татарстан, Казан дөнья күләмендә гөрләп алачак”, - диде ул.
Татарстан Президенты әйтүенчә, Ворлдскиллска әзерлек планлаштырылганча бара. “Оештыру комитеты җитәкчесе Голикова эшнең әзерлеге буенча утырыш уздырды. Безнең биналар әзер. Республика башкарырга тиешле төзелешне, башка эшләрне эшләдек”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Ворлдискиллсның ил күләмендә уза торган вакыйга булуын әйтте. Җиһазлау, эчтәлек буенча җаваплы оешма -  “Ворлдскиллс Россия” Яшь профессионаллар” берлеген телгә алып, аның җитәкчесе Казан егете Роберт Уразов булуын “әйбәт булды” дип бәяләде.
Татарстан Президенты ил күләмендә уза торган чаралар вакытында Казанда яңа объектлар төзелүен, яңартылуын уңай күренеш дип бәяләде. Ул Казан мэры Илсур Метшинның шушы уңайдан тәкъдимнәре булуын искәртеп узды. “Сез дә бераз булышырсыз, вакыйгаларны яктыртып”, - диде ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

  • WorldSkills Kazan 2019 – Ворлдскиллс Казан 2019 һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионат Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Анда 60 илдән килгән яшь профессионаллар 56 компетенция буенча ярышачак.


Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182205/

Комментарийлар