Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов укучы кызга смартфон бүләк иткән

Казан мәктәпләренең берсендә укучы Динә Галиеваның активлыгы ярдәмендә Татарстанда 168 канунсыз чүплек ачыкланган.Ул әлеге башбаштаклыклар хакында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хәбәр...


Казан мәктәпләренең берсендә укучы Динә Галиеваның активлыгы ярдәмендә Татарстанда 168 канунсыз чүплек ачыкланган.


novaja_nacionalnaja_politika_obojdetsja_tatarstanu_v_362_mln_rub

Ул әлеге башбаштаклыклар хакында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хәбәр иткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Динәгә яңа смартфон бүләк иткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмә вакытында ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткергән.

– Чисталык ике айлыгы вакытында 8903 кагыйдә бозу очрагы фаш ителде: 5500 вазыйфаи, юридик һәм шәхси зат җаваплылыкка тартылды, гомуми штраф күләме 30 миллион сумнан артып китә, – дигән министр.
Мәктәп укучылары ярдәме белән Татарстанда 2987 канунсыз чүплек юк ителгән.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар