Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: «Тарихи тамырларны сакларга телибез икән, авылга ярдәм итәргә тиешбез»

Авыл районнарында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту белән бергә, халыкның милли үзенчәлеген, аның тарихи тамырларын да сакларга мөмкинлек бирә. ТР Президент...

Авыл районнарында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту белән бергә, халыкның милли үзенчәлеген, аның тарихи тамырларын да сакларга мөмкинлек бирә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба район советы утырышында шул хакта хәбәр итте.
9660
«Әгәр без милли үзенчәлегебезне, тарихи тамырларыбызны саклап калырга телибез икән, авылга ярдәм итәргә тиешбез. Бездә дәүләт программаларының күпчелеге авылга кагыла. Узган ел сез 21 программада катнаштыгыз. Быел исә 40 программаның 25ендә катнашасыз», - диде Миңнеханов.
Ул демографик вәзгыятьне, сәламәтлек саклау системасын яхшырту, эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтүгә игътибар итәргә кирәклеген искәртте. «Предприятиеләр төзеп кенә калмыйча, бизнесны да киңәйтергә кирәк. Электрон сәүдәнең заманча алымнарын, эшкуарлыкка өйрәнү зарур. Әлеге юнәлешләр бик зур әһәмияткә ия», - диде республика Президенты.
2019 елга бурычлар билгеләгәндә, ТР Президенты республиканың яңа электораль циклга керүен, 2019 елның сентябрендә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов сайлауларга әзерлекне югары дәрәҗәдә үткәрергә, сайлаучылар белән очрашу вакытында хакимият органнары тарафыннан гади гражданнарның тормышын яхшыртуда нәрсәләр эшләнүенә басым ясарга кушты.
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181547/

Комментарийлар