Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Сабантуй көннәрен раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.Татарстан Президентының боерыгы буенча, Чаллыда Сабан туе 18 июньдә була.Район үзәкләрендә һә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туен бәйрәм итү көннәрен раслады. Казанда ул 19 июньдә узачак.
Татарстан Президентының боерыгы буенча, Чаллыда Сабан туе 18 июньдә була.
Район үзәкләрендә һәм торак пунктларында 11-13 июньдә бәйрәм итәчәкләр.
«Татарстан Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән бергә билгеләнгән срокта бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә», - диелгән документта.
Мәскәүдә Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Федераль Сабантуй Ульяновскида 17-18 июньдә узачак. Кичә Әстерхан өлкәсендә бәйрәм иттеләр.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-sabantui-konnaren-raslady-5854608

Комментарийлар