Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул Instagram социаль челтәрендә студент вакытында төшкән һәм хәзерге фотоларын урнашт...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул Instagram социаль челтәрендә студент вакытында төшкән һәм хәзерге фотоларын урнаштырды.
 
Рөстәм Миңнеханов республика яшьләрен Россия студентлар көне белән тәбрик итте
 
Республика башлыгының котлавы социаль челтәрләрдә студентлар арасында популяр булган флешмоб рәвешендә урнаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов фотолар астына: «Иртәгә син кем буласың, бүгенге студент?» - дип язып куйган.
ТР Президенты 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, биредә авыл хуҗалыгы машиналары инженер-механигы белгечлеген үзләштергән. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Мәскәү совет сәүдәсе институтының Казандагы филиалына укырга кергән, аны 1986 елда тәмамлаган. Республика башлыгы икенче югары белемне «товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдәне оештыру» белгечлеге буенча алган.
Фото: instagram.com/rusminnikhanov

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/25/179522/

Комментарийлар