Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җиңел машина ачкычлары тапшырды

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: http://president.ta...

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
print_2041967_1902601 Фото: http://president.tatarstan.ru
Әлеге тантаналы чара бүген Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең XI cъезды уңаеннан, республика Дәүләт Советы каршында узды.
Быел бәйгегә 206 гариза тапшырылган булган. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеге җирлектәге халык санына, салымнан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.
"Муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары безнең республиканың нигезе булып тора. Сез мөһим эш башкарасыз, ансыз тотрыклы яшәешне, республиканың системалы үсешен тәэмин итү мөмкин булмас иде. Шуңа күрә сез республиканың гына түгел, ә ил күләмендә дәүләт хакимияте системасында иң мөһим буыннарның берсе”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты муниципаль берәмлек башлыкларына.
Рөстәм Миңнеханов смотр-бәйгедә җиңүчеләргә барлыгы 100 автомобиль ачкычы тапшырды. Ул автомобиль паркын яңарту җирле үзидарә органнары эчшәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә этәргеч булыр дигән ышанычын белдерде.
“Узып баручы елны без лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез дип уйлыйм. Тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр кертү күрсәткечләре үсеше күзәтелә. Төп параметрлар буенча без әле дә Россия төбәкләре арасында алдынгы рәтләрдә барабыз. Бу - хакимиятнең барлык органнары уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
print_2041967_1902557
7111

Комментарийлар