Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә Бөтенроссия Сабан туена әзерлекне югары бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында бәйрәмгә әзерлекне югары бәяләде.«Мөслим районы республикабыз читендә булса да, бәйрәмне лаеклы әзерләде. Оешты...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылышында бәйрәмгә әзерлекне югары бәяләде.
«Мөслим районы республикабыз читендә булса да, бәйрәмне лаеклы әзерләде. Оештыручыларга, кунакларга зур рәхмәт! Бүген монда илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез. Сабан туйларыбыз матур, уңышлы үтәр дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның милли гореф-гадәтләрне саклауда әһәмиятен билгеләп узды. «Сабантуй — безнең иң яраткан бәйрәм. Монда якыннар, туганнар белән очрашып, утырып чәй эчәргә дә, көрәш карарга да, җырларга, биергә дә була. Сабантуй — гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур мөмкинлек», — диде ул.
Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туе башында алып баручылар Татарстанда агымдагы ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен, Мөслим районында туып үскән күренекле шәхесләрне билгеләп уздылар. Шулай ук Сабантуйны ачу тантанасында иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Сабантуйда быел беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә эшли. Быел төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итә.
Сабантуйда шулай ук театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбаулы көрәш һәм башка бәйгеләр, милли уеннар җыр һәм биюләр булачак. XI Бөтенроссия авыл Сабан туен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы оештыра.
Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр 2010 елда самара өлкәсенең Гали авылында узган иде.
 

Автор: Гадел Әхмәтҗанов



Фото: Гадел Әхмәтҗанов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/official/03-07-2021/r-st-m-mi-nehanov-m-slimd-b-tenrossiya-saban-tuena-zerlekne-yugary-b-yal-de-5829037

Комментарийлар