Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов КДМУ клиникалары комплексын ремонтларга йөкләмә бирде

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары булды.Беренче объект психиатрия клиникасы. Монда академик В.М.Бехтерев и...


 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Төп маршрут Волков – Бутлеров урамнары булды.



5fcde0af85f13f19041d0966427cedd8_XL
Беренче объект психиатрия клиникасы. Монда академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе урнашкан. Объект буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бирде. Соңыннан Президент Казан дәүләт медицина университеты янындагы хастаханәләр биналары комплексына юнәлде. Биналар – университ клиникалары комплексының бер өлеше. Монда балалар пульмонология үзәге һәм тире – венерология республика хастаханәсен урнаштырырга җыеналар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Груздев бала тудыру йорты бинасын, шул исәптән лекция залларын, КДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасын карап чыкты. Ул аларның техник торышын өйрәнергә һәм киләчәктә ремонт һәм реконструкция планын эшләргә кушты.

 
http://www.shahrikazan.com/tt

Комментарийлар