Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов "Ел хатын-кызы" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Чара ТР Президенты Рөст...

Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.
003
"Чын күңелдән якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Исәнлек, саулык, тигез тормыш телим. Гаилә учагын саклап яшәгәнегез өчен рәхмәт. Шулай ук республиканың чәчәк атуы өчен керткән өлешегезгә рәхмәт. Бүген бу залга хатын-кызларның иң лаеклылары чакырылды. Сез һәммәгез дә мәхәббәткә, ихтирамга, сезнең белән горурлык хисләренә лаеклы", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйгенең максаты – хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урынын билгеләү, үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланыш тапкан заманча хатын-кызның уңай образын тудыру.
Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелгән. Конкурсантлар “Хатын-кыз -бизнес-леди”, “Язмышым - һөнәрем”, “Хатын-кыз – сыйныф җитәкчесе”, “Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Өченче яшь герое”, “Изге йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер” номинацияләрендә бәяләнгән.
20 ел рәттән үткәрелә тоган бәйге өч этапта уздырыла: муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зональ турлар һәм Казандагы финал. Конкурска катнашуга 600дән артык заявка тапшырылган. Бәйгенең муниципаль этабында катнашкан меңнән артык кеше арасыннан 138дән артыгы зона турларына узган.
Чарада Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга “Ана даны” медале тапшырды. Мәртәбәле бүләккә биш бала анасы Татьяна Моисеева, шулай ук биш бала анасы Мамадыш муниципаль районының балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Гарифуллина, Биектау муниципаль районыннан Гөлназ Хәсәнова лаек булды.

Рөстәм Миңнеханов “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүчеләрне дә бүләкләде. Казаннан Миләүшә Зарипова, Татьяна Михайлова, Сарманнан Гөлшат Бәхтегараева, Яр Чаллыдан Евгения Селезневага дипломнар тапшырды.
ЮНЕСКО генераль директоры Одре Азуле да гүзәл затларга рәхмәт белдереп, сәламәтлек, бәхет, һәрвакыт ярату белән яшәүләрен теләде. "Гүзәл затлар кайсы өлкәләрдә генә эшләми. Тик хатын-кыз кайда гына эшләмәсен, аның иң төп вазифасы әни булуда, йорт җылысын саклауда. Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның роле бик зур", - дип билгеләп узды ул.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182197/

Комментарийлар