Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телекомпаниясен 25 еллык юбилее белән котлады

Кичә «Корстон» комплексында "Эфир" телекомпаниясенең 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.Фото: prav.tatarstan.ruРөстәм Миңнеханов телекомпани...




Кичә «Корстон» комплексында "Эфир" телекомпаниясенең 25 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.




a2436


Фото: prav.tatarstan.ru



Рөстәм Миңнеханов телекомпания коллективына профессиональлек өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. "Бүген "Эфир"га ихтыяҗ бар һәм ул югары рейтингка ирешә.  Әгәр "Эфир"ны өзсәләр, күп казанлылар һәм татарстанлылар канәгатьсезлек белдерәчәк", - дип билгеләп үтте президент.


Аннары Рөстәм Миңнеханов "Эфир" телекомпаниясенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.


Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар