Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм Mannequin challenge флешмобына кушылды (ВИДЕО)

Татарстан Президенты дөньякүләм Mannequin challenge флешмобына кушылды, дип хәбәр итә Татар-информ МА.Бүген иртән шул турыдагы видеоны Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте" социаль челтәрендәге битенә урнашты...

Татарстан Президенты дөньякүләм Mannequin challenge флешмобына кушылды, дип хәбәр итә Татар-информ МА.
96f46b8767112587a1b8ac9a89eb3d28_l
Бүген иртән шул турыдагы видеоны Рөстәм Миңнеханов "Вконтакте" социаль челтәрендәге битенә урнаштырган.
Mannequin challenge  дип аталучы әлеге флешмоб Интернет челтәрендә 2016 елда тарала башлады һәм тиз арада бөтен дөньяны яулап алды. Аның асылы нидән гыйбарәт соң? Кешеләр ниндидер бер эш башкарган вакытта катып калалар һәм видеооператор төшереп бетергәнче селкенмиләр.
Mannequin challenge та АКШның Президентлыкка экс-кандидаты Хиллари Клинтон, Бейонсе, Адель, Бритни Спирс кебек җырчылар,  «Зенит» һәм «Спартак» футболчылары һәм тагын күп кенә танылган шәхесләр катнашуы билгеле.
ВИДЕО монда.

Комментарийлар