Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда КАМАЗ җитештерү мәйданчыкларында һәм полиция бүлегендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда берничә җитештерү мәйданчыкларында һәм объектларында булды, импортны алыштыру программасы кысаларында «КАМАЗ»да яңа җитештерү белән танышты. Бу хакта Тат...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда берничә җитештерү мәйданчыкларында һәм объектларында булды, импортны алыштыру программасы кысаларында «КАМАЗ»да яңа җитештерү белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
0129
Чаллыга килүгә үк Рөстәм Миңнеханов шәһәр мэры һәм башка рәсми затлар белән бергә «КАМАЗ» ГАҖ Пресслы рамнар заводында булды. Анда яңа модельле «КАМАЗ» автомобильләре өчен алюминий ягулык бакларын локальләштерү проекты гамәлгә ашырыла. Проект 2017 елның декабрендә старт алды.
«КАМАЗ»да зур ихтыяҗ булган алюминий ягулык баклары җитештерүне оештыру күздә тотыла. Компания Австриядән импорт алюминий бакларын алудан баш тартырга ниятли, бу импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адым булачак», — диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Рабочая поездка в г. Набережные Челны
Проектның җитештерү программасы «КАМАЗ» автомобильләре өчен алюминий ягулык бакларының яңа модель рәтен җитештерүне күздә тота. Корыч баклар чыгару да планлаштырыла. Җиһазларны монтажлауны 2019 елның беренче кварталында тәмамлау күзаллана. Күпләп җитештерүне 2019 елның икенче кварталында башлау планлаштырыла.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводының укыту-технологик комплексында булды.
Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсенең 1нче «Автозавод» полиция бүлеген карады. Биредә гомумтөзелеш эшләре башкарылган. Шул исәптән электр үткәргечләре, җылыту, канализация һәм су белән тәэмин итү инженерлык системалары, идәннәр, янгын сигнализациясе, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган. Иске җиһазлар яңартылган.
Рабочая поездка в г. Набережные Челны
Рөстәм Миңнеханов кизү частен, гражданнарны кабул итү бүлмәсен карап чыкты, анда кабул итү бара иде, шулай ук полиция бүлегенең башка бүлмәләрен карады. Аңлатмаларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин бирде.
Аннан соң шәһәрнең 1нче балалар һәм яшьләр иҗаты сарае мәйданчыгында Чаллы шәһәр Советының йомгаклау утырышы башланды. Утырыш башланганчы Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Чаллы шәһәрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы предприятиеләр һәм компанияләр продукциясе белән таныштылар.
Рабочая поездка в г. Набережные Челны
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181553/

Комментарийлар