Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә сәфәре барышында Шәйх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Бәхрәйнгә сәфәр кылачак. Биредә ул Шәйх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашырга ниятли. Татарстан һәм Бәхрәйн арасында товар әйләнеше күләмен т...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне Бәхрәйнгә сәфәр кылачак. Биредә ул Шәйх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашырга ниятли. Татарстан һәм Бәхрәйн арасында товар әйләнеше күләмен тотрыклыландыру, ислам банкингы алымнарын үстерү, шулай ук «Россия – ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме кысаларындагы уртак эшчәнлек очрашуның төп темалары булачак.
Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә сәфәре барышында Шәйх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очраша
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«ТР Президенты якшәмбе көнне Бәхрәйн Халыкара инвестиция паркы белән танышырга ниятли, шуннан соң аның Шәйх Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашуы планлаштырылган. Бәхрәйн һәм Татарстан арасында товар әйләнеше күләмен тотрыклыландыру һәм арттыру, ислам банкингын үстерү, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме линиясе буенча эшчәнлек очрашуның төп темалары булачак», - диде Галимова.
Татарстан Бәхрәйн белән эшлекле элемтәләрне Бәхрәйн һәм Россия Федерациясе арасындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү программасы кысаларында 2016 елда җайга сала башлады. 2016-2017 елларда Бәхрәйн белән Татарстан арасында товар әйләнеше теркәлмәде, 2018 елда ул, хезмәттәшлек потенциалының зур булуына карамастан, нибары 13,7 мең АКШ доллары тәшкил итте.
«Нефть химиясе тармагында үзара технологияләр алмашу, Бәхрәйнгә Татарстанның машина төзелеше продукциясен сату, «хәләл яшәү рәвеше» һәм ислам финанслары, шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек Бәхрәйн һәм Татарстан арасында эшлекле элемтәләрне үстерү өчен перспективалы юнәлешләр булып тора», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Бәхрәйн Халыкара инвестиция пакры халыкара базарда хезмәт күрсәтү, җитештерү белән шөгыльләнә торган экспортка йөз тоткан компанияләрне урнаштыру өчен төзелгән. Паркның гомуми мәйданы 274 гектар тәшкил итә.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/29/183522/

Комментарийлар