Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады.Документ нигезендә дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелә:Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады.
4_3_1
Документ нигезендә дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелә:
Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;
Моратов Газинур Васикъ улына (Газинур Морат)  «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.
Моннан тыш, түбәндәге автордашлар коллективына: рәссам-проектлаучы Илья Артамонов, рәссам-проектлаучы Александр Леухин, рәссам-монументалист Фәрит Вәлиуллин, рәссам-монументалист Рәшит Шиһабетдинов, рәссам-монументалист Игорь Щетинин, А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан федераль университетының халыкара багланышлар, тарих, көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, археолог Дмитрий Бугровка  «Болгарская цивилизация. Дорога длиною в тысячелетия» дип аталган экспозицион инсталляцияне иҗат иткән өчен.
Премияләрне бирү турындагы Указ ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган һәм имзаланган көннән үз көченә керә. ТР Министрлар Кабинетына әлеге Указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау йөкләнгән.

Комментарийлар