Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең барлык субъектларында да 2021 елдан башлап социаль контракт кертәчәкләр

2021 елда социаль контракт механизмы Россия Федерациясенең барлык субъектларында да кертеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.«Беренчедән, Хөкүмә...


2021 елда социаль контракт механизмы Россия Федерациясенең барлык субъектларында да кертеләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.


0144

«Беренчедән, Хөкүмәтнең пилот проектлар тәҗрибәсен исәпкә алып, социаль контракт принципларын яңартуын һәм икенчедән, 2021 елда ук барлык федерация субъектларында да әлеге механизмны гамәлгә кертү өчен регионнарга финанс ярдәмен киңәйтүне сорыйм» ,- диде Путин.


Шул ук вакытта механизм нәтиҗәлелеге күрсәткече итеп төзелгән социаль контрактлар саны түгел, ә бәлки ярлылыкны реаль рәвештә киметү торачак, дип өстәде ул.


Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, төбәкләр социаль контракт механизмнарын кертә башлаган инде, әмма аның нәтиҗәлелеге әлегә бик түбән һәм хәерчелек кимүгә йогынтысы йомшак.


Механизм мохтаҗ һәр гаилә өчен керем һәм тормыш сыйфатын күтәрүнең индивидуаль программасына әверелергә тиеш. Контракт кысаларында дәүләт гражданнарга даими рәвештә түләүләр, яңадан укыту һәм квалификация буенча ярдәм, эшкә урнашуда яки зур булмаган үз эшеңне ачуда ярдәм итәчәк, дип сөйләде Россия Президенты.


2019 елда Татарстан социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметүдә пилот проектын гамәлгә ашыручы регионнар арасына керде. Узган ел республикада 48 млн сумга 3,5 мең социаль контракт төзелгән, шуларның 2 мең 965е — аз керемле гаиләләр белән.


Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар