Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләрне, алкоголь һәм наркотикларга тест үтүдән баш тарткан очракта, эштән азат итәргә мөмкиннәр

Россиядә эш бирүчеләрне хезмәткәрләрен, алкоголь яки наркотикларга тест үтүдән баш тарткан очракта, эштән азат итү хокукы белән тәэмин итмәкчеләр. Шундый карар проекты Дәүләт Думасы каралышына тапшыры...

Россиядә эш бирүчеләрне хезмәткәрләрен, алкоголь яки наркотикларга тест үтүдән баш тарткан очракта, эштән азат итү хокукы белән тәэмин итмәкчеләр. Шундый карар проекты Дәүләт Думасы каралышына тапшырылган.
Әлеге инициатива белән Федерация Советы әгъзалары Татьяна Кусайко, Валерий Рязанский, Игорь Каграманян, Александр Башкин, шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Николай Говорин чыккан.
Алар аңлатуынча, бу карар җитештерүдә травматизм очракларын киметергә һәм җәмгыятьтә алкоголизм, наркомания, токсикомания таралуга каршы көрәшүдә ярдәм итәчәк.
— Медицина тикшерүе үтү өчен юллама хезмәткәргә кул куйдырып тапшырылырга тиеш. Анда юлламаны алу датасы һәм вакыты күрсәтелү мәҗбүри. Шуннан соң хезмәткәр ике сәгать эчендә тикшерү үтәргә тиеш була, - диелгән аңлатма язуында.
 

Комментарийлар