Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләргә Бөек Җиңү уңаеннан биреләчәк түләүләр хакында искәрттеләр

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум күләмендәге еллык түләү турындагы указ 2022 елда да гамәлдә булачак. Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты,...

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңү көне уңаеннан 10 мең сум күләмендәге еллык түләү турындагы указ 2022 елда да гамәлдә булачак. Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты, икътисад фәннәре докторы Лариса Сорокина «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әлеге түләүләргә Россия гражданнары саналган, шулай ук Латвия, Литва һәм Эстониядә даими яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар исәп тота ала. Сорокина билгеләп үткәнчә, 2022 елда 10 мең сум күләмендәге түләүләрдән тыш төбәкләр буенча өстәмәләр дә каралган.
Эксперт сүзләренчә, ветеранга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк. Акча апрель яки май аенда пенсия белән бергә күчереләчәк.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarga-boek-inu-unaennan-birelacak-tulaular-xakynda-iskarttelar-5853621

Комментарийлар