Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләргә автомобиль тәрәзәсеннән тәмәке төпчекләре ташлауны тыйдылар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турындагы карарда россиялеләргә поездда яисә автомобильдә барганда тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән ташлау тыелды. Документка РФ премьер-министры Д...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турындагы карарда россиялеләргә поездда яисә автомобильдә барганда тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән ташлау тыелды. Документка РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды һәм ул хөкүмәт сайтында басылып чыкты.
Хөкүмәт карары шулай ук җир биләмәләре хуҗаларын даими рәвештә үз территорияләрен чүптән арындырып торырга һәм үләнне чабарга йөкли, үләнне яндыру һәм автомобиль һәм тимер юл яннарында учаклар ягуны тыя.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан поездларда тәмәке тартырга ярамый, ә 2017 елда поездда электрон тәмәке тарту да тыелды.
 

Комментарийлар