Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләр дөньядагы иң бай илләрнең берсенә визасыз да бара алачак

Россия һәм Бруней-Даруссәлам солтанаты ике ил арасындагы виза режимын туктату турында килешүгә кул куйды. Омар Али мәчетеДимәк, хәзер россиялеләр дөньядагы иң бай илләрнең берсенә каршылыксыз бара ала...

Россия һәм Бруней-Даруссәлам солтанаты ике ил арасындагы виза режимын туктату турында килешүгә кул куйды.
333759-innerresized600-600-ff Омар Али мәчете
Димәк, хәзер россиялеләр дөньядагы иң бай илләрнең берсенә каршылыксыз бара ала. "Гомумграждан чит ил паспортына ия Россия һәм Брунея гражданнары визасыз ике якка да барырга, аннан китәргә, 14 көннән дә артмаган периодта шунда булырга хокуклы", -  дип белдергәннәр РФ Чит ил эшләре министрлыгында.
Бруней - Азиянең Көньяк-Көнчыгышында урнашкан бик бай ислам дәүләте. Солтанатта нефть һәм табигый газ табыла. Туризмга килгәндә исә, бу илнең күренекле урыннары башкаласы Бандар-Сери-Бегаванда, анда Солтан сарае һәм Омар Али мәчете, шулай ук Тутонгда Jerudong Park табигый паркы урнашкан.
 
Чыганак: http://islam-today.ru

Комментарийлар