Логотип «Мәйдан» журналы

Россиягә Төркиядән цитрус җиләк-җимеш кертелә башлады

Төркия Россиягә цитрус җиләк-җимеш кертә башлады, дип хәбәр яза "Интерфакс".Төркиядән цитрус җиләк-җимешләрне кертү 2016 елның гыйнварыннан тыелган иде. 9 октябрьдән ул яңадан рөхсәт ителде. Төркия 20...

Төркия Россиягә цитрус җиләк-җимеш кертә башлады, дип хәбәр яза "Интерфакс".
150412100536_1100311826
Төркиядән цитрус җиләк-җимешләрне кертү 2016 елның гыйнварыннан тыелган иде. 9 октябрьдән ул яңадан рөхсәт ителде. Төркия 2017 елның мартына кадәр Россиягә 600 мең тоннадан артык цитрус кертергә планлаштыра.
Язмадан күренгәнчә, Россиягә мандариннарның беренче партиясе китерелгән.
Тыюга кадәр Россия базарында Төркиянең өлеше 34,5 процент тәшкил иткән. РФ ел саен 1,6 млн тонна әлеге җиләк-җимешне кулланган.
Төркия ел саен 4 млн тонна чамасы цитрус җитештерә, аның 42 проценты экспортка китә. Продукция 93 илгә җибәрелә.

Комментарийлар