Логотип «Мәйдан» журналы

Россиягә карата озайтылган санкцияләргә тагын биш ил кушылды

Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып, Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар. Бу хакта берлек Сов...

Лихтенштейн, Черногория, Албания, Норвегия һәм Украина Европа берлегенең 15 сентябреннән үз көченә кергән карарына кушылып, Россиягә карата санкцияләрне тагын ярты елга озайттылар. Бу хакта берлек Советының рәсми порталында белдерелә, дип яза "РИА Новости".
kabmin-opublikoval-rasporyazhenie-o-rasshirenii-sankciy-protiv-rossii_1
Шулай ук сайтта Евросоюзның бу карарны "хуплавы" билгеләп үтелә .
Агымдагы елның 15 сентябреннән 2017 елның 15 мартына кадәр Евросоюз Советы Россиянең һәм Украинаның 146 физик һәм 37 юридик затына карата шәхси санкцияләрне озайтты. Бу исемлеккә ЕС Украинаның территориаль бөтенлегенә һәм мөстәкыйльлегенә зыян китерүдә җаваплы дип санаган кешеләр һәм оешмалар кергән. Санкцияләр ЕС илләрендә банк активларын "туңдыру"да һәм Евросоюзга кергән дәүләтләргә сәфәр кылу өчен виза бирүне тыюда чагыла.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар