Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә тагын ике банкның лицензиясе алынган

Үзәк Банк хәбәр итүенчә, Россия Банкы бүген, 19 сентябрь көнне, Региональный коммерческий банкның (РКБ) лицензиясен алган. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, РКБ закондагы җинаять кылу юлы белән алынган...

Үзәк Банк хәбәр итүенчә, Россия Банкы бүген, 19 сентябрь көнне, Региональный коммерческий банкның (РКБ) лицензиясен алган.
org_lplr994
Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, РКБ закондагы җинаять кылу юлы белән алынган керемнәрне легальләштерү һәм террорчылыкны финанслауга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән, регуляторга операцияләр турында дөрес мәгълүмат бирмәгән. Моннан тыш, активларының сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаса да, банк кредит рискларын тиешенчә бәяләмәгән.
РКБ кертемнәр страхованиесе системасы вәкиле. 2016 елның 1 сентябренә әлеге банк активлар күләме буенча Россиядә 404 урынны биләп торган.
Үзәк Банк бүген шулай ук Росинтербанкның лицензиясен дә алган, дип яза Татар-информ.

Комментарийлар