Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә соңгы 20 ел эчендә аборт ясатуга каршы кешеләр саны өч тапкыр арткан

Россиядә соңгы 20 ел эчендә аборт ясатуга каршы кешеләр саны 12дән 35 процентка кадәр арткан. «Левада үзәге» тикшеренүләрендә шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза «Известия». Фото: Ильнар ТухбатовСор...

Россиядә соңгы 20 ел эчендә аборт ясатуга каршы кешеләр саны 12дән 35 процентка кадәр арткан. «Левада үзәге» тикшеренүләрендә шундый мәгълүматлар китерелә, дип яза «Известия».
0570 Фото: Ильнар Тухбатов
Сораштыру мәгълүматлары буенча, хатын-кызларның – 37 һәм ир-атларның 31 проценты, гаиләнең кереме бик аз булуга һәм тагын бер баланы тәэмин итә алмауга да карамастан, абортка барырга ярамый дип саный.
Соңгы 25 елда Россиядә абортлар саны 8 тапкыр (елына 5 миллионнан 600 меңгә кадәр) кимеде, дип хәбәр итте Россия акушер-гинекологлар җәмгыяте президенты Владимир Серов.
Әлеге саннар дәүләт тарафыннан үткәрелә торган чараларга турыдан-туры бәйле. Боларга балалы гаиләләргә икътисади ярдәм күрсәтү, көмәнле хатыннарга булышлык итү буенча үзәкләр булдыру, контрацепция үсеше һәм йөклелекне ясалма рәвештә өзүнең зыяны турында аңлату эшләре алып бару керә.
Моңа кадәр РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова соңгы 5 елда Россиядә абортлар саны 25 процентка кимеде, дип белдергән иде.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар