Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә сатыла торган иң яхшы кара чәйләрне ачыклаганнар

Росконтроль кара чәй маркаларын тикшергән, дип яза lenta.ru сайты. Анда җиде марка катнашкан:  «Крепкие традиции», Akbar, Tess, Riston. «Альманах», Lipton һәм Beta Tea.Экспертлар чәйгә 50 күрсәткеч бу...

Росконтроль кара чәй маркаларын тикшергән, дип яза lenta.ru сайты. Анда җиде марка катнашкан:  «Крепкие традиции», Akbar, Tess, Riston. «Альманах», Lipton һәм Beta Tea.



Экспертлар чәйгә 50 күрсәткеч буенча бәя биргән. Шулай ук кофеин, танин микъдарын, пестицидлар һәм агулы матдәләр булу-булмавын да тикшергән. Чәй үрнәкләрен гадәти кибетләрдән сатып алганнар, ә складларга мөрәҗәгать итмәгәннәр.


«Крепкие традиции» чәенең тәмен тиешенчә каты булмаган. Шулай ук составында тупас чәй сабаклары да табылган. Кабында күрсәтелгәнчә югары сортка түгел, ә икенче сортка каравын ачыкланган.
Lipton маркасы үрнәге тышлыгында күрсәтелгәнчә эре яфраклы булмаган. Шулай ук бу чәй органолептик күрсәткечләре буенча ГОСТка туры килми - тиешенчә тигез түгел, бөтерелгән һәм сабаклары күп.
Танин матдәсе (антиоксидант үзлеккә ия файдалы матдә) күләме буенча иң яхшы нәтиҗәләр Akbar, Riston, Lipton и «Альманах» маркаларында булган.


Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, барлык чәйләр дә сәламәтлек өчен зыянсыз дип табылган. «Крепкие традиции» һәм Lipton маркаларына кисәтү ясалган. Ә калганнары сатып алу өчен киңәш ителә.

 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/rossiyad-satyla-torgan-i-yakhshy-kara-ch-yl-rne-achyklagannar/

Комментарийлар