Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә пилотсыз оча торган разведчик барлыкка килә

Россиядә чикерткә зурлыгында гына пилотсыз оча торган разведчик барлыкка киләчәк.  Ростех дәүләт корпорациясенә керүче Берләштерелгән прибор төзү корпорациясе вәкиле хәбәренә нигезләнеп, бу хакта...

Россиядә чикерткә зурлыгында гына пилотсыз оча торган разведчик барлыкка киләчәк.
 
4b52df204ca489046dc3b8e8396cf096_XL
Ростех дәүләт корпорациясенә керүче Берләштерелгән прибор төзү корпорациясе вәкиле хәбәренә нигезләнеп, бу хакта “ТАСС” агентлыгы яза. Әлеге очкыч беренче чиратта дроннарга каршы көрәшү максатында эшләнгән: ул һавада очкан дроннарның радиоэлектроника системасын сафтан чыгарырга сәләтле. Чөнки көннән-көн күкне камап ала барган роботларны гадәти хәрби оборона чаралары юк итә алмый. Моннан тыш, Россия галимнәре чит хуҗаның дроннары белән идарә итү комплексы өстендә дә эшли.

Комментарийлар