Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә мәктәп сыйныфларында урыннар санын арттырачаклар

Россиядә мәктәп сыйныфларында урыннар санын арттырачаклар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.«Гаиләләргә ярдәм итү чаралары эшли. Кайвакыт аларның нә...


Россиядә мәктәп сыйныфларында урыннар санын арттырачаклар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.


0146

«Гаиләләргә ярдәм итү чаралары эшли. Кайвакыт аларның нәтиҗәсе без көткәннән дә югарырак була. Безнең мәктәпләрдә янә балалар күбәюе искиткеч. Шуның белән бергә, мондый хәл уңайлылыкта һәм аларның укыту сыйфатында чагылыш табарга тиеш түгел», — диде ул.


Дәүләт башлыгы Хөкүмәтне, демографик һәм башка факторларны исәпкә алып, төбәкләр белән бергә, өстәмә мәктәп урыннарының күпме кирәклеген билгеләргә, «Мәгариф» илкүләм проектына кирәкле үзгәрешләр кертергә чакырды.


«Монда сыгылмалы карарлар эзләргә кирәк. Мәктәпләр төзү генә түгел, ә бу максатлар өчен бөтен мәгариф һәм башка инфраструктураны да кулланырга кирәк», — дип искәртте Владимир Путин.



  • Узган ел 1 сентябрьгә Татарстанда биш мәктәп, 6,5 мең урынга исәпләнгән мәгариф учреждениеләренә өч янкорма тапшырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Казанда яңа мәктәп ачылу турында сөйләде, анда 11 сыйныф булдырылды.




Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар